Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлегендә (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) айга ике тапкыр алмаштырыла торган яңа китаплар күргәзмәсе гамәлдә.
Әлеге күргәзмәдә китапханә хезмәтләреннән файдаланучылар игътибарына фәннең төрле тармакларына караган фондларны даими тулыландырып торучы яңа китаплар, шулай ук аларның тулы исемлеге дә тәкъдим ителә.
Кызыклы авторлар, төрле юнәлештә һәм жанрда булган басмалар укучылар
күңеленә хуш килер.