2015 нче елның 20 нче марты көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсе бинасында (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) Бакиров Марсель Хәернас улының «Древнетюркская поэзия: неразгаданные тайны устного и письменного творчества наших предков» монографиясен тәкъдир итү чарасы узды.
Очрашу барышында автор – филология фәннәре докторы, Казан (Идел буе) федераль университеты Филология һәм сәнгать институты профессоры, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре М.Х.Бакиров үзенең күпьеллык хезмәте хакында сөйләде.
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтыннан, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтыннан, Казан (Идел буе) федераль университетыннан, Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясеннән килгән һәм башка галимнәр, белгечләр үзләренең чыгышларында фәнни хезмәтнең кыйммәтле һәм уникаль булуын ассызыклап, аңа югары бәя бирделәр.