2015 ел – Әдәбият елы. Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре Казан шәһәре Совет районындагы 161 нче рус-татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең (Зәкиев ур., 31 нче йорт) 7 нче, 8 нче сыйныф укучылары белән очрашты.
Бу очрашу татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышлап оештырылды.
Очрашу шагыйрьнең «Туган тел» шигырен уку белән башланып китте.
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы...
Тукай шагыйрьлек талантын, үзенең бөтен гомерен халык бәхете өчен көрәшкә багышлаган. Бөек шагыйребез үзеннән соң киләчәк буынга бик бай әдәби мирас калдырган.
Бүлек хезмәткәрләре мәктәп укучыларын Тукайның тормышына, иҗатына кагылган кызыклы мәгълүматлар, Китапханә фондында сакланучы, төрле елларда дөнья күргән газета-журнал битләрендәге әсәрләр, мәкалә-язмалар белән таныштырдылар.
Габдулла Тукайның балалар өчен язылган кайбер шигырьләрен мәктәп укучыларының яттан укуы ямь өстенә ямь булды.