Күңелләрдә калырлык очрашу

2015 елның 6 апреле, дүшәмбе

2015 нче елның 2 нче апрелендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Театр кунакханәсе» Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артистлары белән очрашу үткәрде.


Кичәне театрның баш режиссеры, Россиянең атказанган артисты Ринат Әюпов китапның һәм театр сәнгатенең тыгыз бәйләнеше, хәзерге заманда китапханәнең әһәмияте турындагы эчтәлекле чыгышы белән башлап җибәрде. Татарстан Милли китапханәсенең фәнни эшләр буенча директор урынбасары Ирек Һадиев артистларны да, тамашачыларны да театрның китапханәгә килүе белән котлады.Тамашачыларга экранда китап һәм театр репертуары бергәлеген чагылдырган фотопрезентация, шулай ук театр тарихы, артистлар турында китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.


Соңыннан исә артистлар театр репертуарының балалар өчен әсәрләреннән, шулай ук Т.Гыйззәтнең «Башмагым», Т.Миңнуллинның «Әйтәле,күбәләк», М.Фәйзинең «Галиябану», Р. Вәлиевнең «Әйдә барыйк, кызлар карыйк» спектакльләреннән кызыклы өзекләр, матур җырлар башкардылар. Кичә бик күтәренке рухта узды, тамашачының күпсанлы алкышлары белән тәмамланды. Мондый очрашуларның әдәбият һәм сәнгать әһелләрен берләштерүче күркәм чара булуы тагын бер кат расланды.

         

                

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International