Без – Тукай оныклары

2015 елның 20 апреле, дүшәмбе

2015 нче елның 16 нчы апрелендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре Казан шәһәре Идел буе районының татар телендә белем бирүче 18 нче номерлы гимназиясендә (Казан, Кол Гали ур.,13 нче йорт) 1 нче сыйныф укучылары белән очрашты.


Очрашу татар халкының сөекле улы Габдулла Тукайның туган көненә багышлап уздырылды.


Тукай – халык улы. Аның тормышы һәркем өчен гыйбрәтле. Ятимлек белән кимсетелеп яшәү дә шагыйрьгә гади халыкның тормышын, ихтыяҗларын, моң-зарларын тирәнрәк аңларга ярдәм иткәндер. Ул кечкенәдән һәркемне шәфкатьле, миһербанлы, намуслы булырга өйрәтә, тормышта үз урыныңны табарга ярдәм итә, тырышып укырга куша.


Балалар шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләделәр, әкиятләреннән өзекләр укыдылар, аның авыр тормышы турында сөйләштеләр. Очрашу Габдулла Тукайның «Туган тел» җырын күмәк җырлау белән тәмамланды.

 

     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International