Дәһшәтле еллар хатирәләре

2015 елның 5 мае, сишәмбе

Без, бүгенге буын кешеләре, якты дөньяда тыныч яшәвебез белән Бөек Ватан сугышы каһарманнарына һәм ул авыр елларның йөген җигелеп тарткан тыл ветераннарына бурычлы. Быел Җиңүгә 70 ел тула. Бөек Ватан сугышы ветераннарының сафлары сирәгәйгәннән-сирәгәя бара. Тылда көнне-төнгә ялгап эшләгән буын да китеп бара. Үсмер вакыттан ук хезмәткә җигелгән буын да тугызынчы дистәсен ваклый. Вакыт үзенекен итә. Әмма, беркем дә, бернәрсә дә онытылырга тиеш түгел.


Татарстанның Саба районы Килдебәк авылында туып үскән, хәзер шушы район мөхтәсибәтенең Аксакаллар шурасы рәисе Тимербай хаҗи Зарипов Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә үзенең «Бөек Ватан сугышы еллары турында хатирәләрем» аудиоязмасын һәм «Иманга илткән юл» китабын бүләк итте.


Балта остасы Зарифның беренче, өлкән улы була ул. Дүрт балалы гаиләдә кечкенә Тимербайга уен белән бик мавыгырга туры килми. Сигез яшьлек малайны әнисе үзе белән колхоз басуына чүп утарга алып йөри.
Сугыш башлану белән әтисен сугышка алганнар. Ул көн ун яшьлек бала күңелендә бик яхшы уелып калган. Бер гаиләдән дүрт ир туган фронтка чыгып китәләр. Һәм шуларның берсе генә туган якларына әйләнеп кайта алган.
«Днепр елгасы ярларыннан ике ай тирәсендә ике хаты килде дә, билгесезлек... Әтинең үлгән хәбәре килмәде, без барыбер аның исән кайтуына өметләнә идек. Сугыштан гарипләнеп кайтучы башка кешеләрдән: әтине күрмәдегезме, дип сорый идек. Гомер буе әтине көтеп яшәдек, – дип искә ала Тимербай ага. – «Хәтер китабы»нда аның хәбәрсез югалуы турында гына әйтелгән».
Сугыш елларындагы хәлләрне үз күзе белән күреп белгәнгә, алар кабат-кабат хәтерен яңарта, йөрәген әрнетә. Әйе, сугыш сабыйларга да ир-егетләр җаваплылыгы салган. Нинди кечкенә генә булса да, 1942 елның кышында Тимергали абый белән атлар караган, соңрак Якуб исемле малай белән сарык көтүе көткән Тимербай. Чөнки бөтен тормыш йөге тылдагы хатын-кызлар, балалар җилкәсендә булган бит. Яр чикләвеге ашап, ашлыкны урып алганнан соң калган башакларны качып-посып кына җыеп, кычыткан, какы, кузгалаклар ашап ачлыкны басарга туры килгән.


Сугыш елларында күргән авырлыклар өстенә сугыштан соңгы еллар авырлыгы өстәлә. Ул чорда урман кисүчеләр белән эшләве хәтеренә аеруча нык уелып калган. Язмыш күпме генә кыенлыклар китереп, күпме генә изсә-сытса да, яшәү ямен, тормыш мәгънәсен югалтмаган Тимербай ага. Төрле эшләр башкарган. Соңгы 23 елда машина-трактор паркында слесарь булып эшләгән. Ә инде хөрмәтле колхозчы буларак лаеклы ялга чыккач, мәчеттә һәм мәхәлләдә имам-хатыйп вазифасын үти.

Бу хәтирәләр китапханә фондларында лаеклы урынын табар, укучыларыбызда зур кызыксыну тудырыр дип уйлыйбыз. Тимербай хаҗи Зариповка бүләге өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез һәм ныклы саулык-сәламәтлек теләп калабыз.

                                                                           

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International