Онытырга хакыбыз юк

2015 елның 14 мае, пәнҗешәмбе

2015 нче елның 13 нче маенда Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре Казан шәһәренең Авиотөзелеш районындагы 10 нчы гимназиядә (Копылов ур., 11 нче йорт) 7 нче һәм 9 нчы сыйныф укучылары белән очраштылар.


Бүлек хезмәткәрләре Милли китапханәнең 150 еллык бай тарихы турында сөйләделәр, төрле елларда чыккан газета һәм журналларга күзәтү ясадылар.
Ватаныбыз азатлыгы өчен көрәшкән фронтовик әдипләребезнең иҗатларын яшь буын укучыларга җиткерү максатыннан китапханәчеләр «Каләмне корал итеп...» дип исемләнгән презентация дә күрсәттеләр.
Бөек Ватан сугышы тәмамланганга инде 70 ел вакыт үтте, әмма явыз дошманга каршы торган, туган җиребезне саклап калган, безнең матур тормыш өчен гомерен дә кызганмаган каһарманнар онытылмый һәм һичкайчан онытылмас. Тыныч тормышта яшәвебез белән без шушы җиңүчеләргә бурычлыбыз.


                         Һәйкәл булып баса җиңүчеләр,
                         Таш сын булып калка батырлар. 
                         Батырларның даны, йолдызлардай,
                         Безнең хәтерләрдә балкырлар.


Әдипләребезнең сугыш афәтен яктырткан бик күп әсәрләре бар. Укучылар яу кырында каләмнәрен штык итеп сугышкан һәм иҗат иткән шагыйрьләрнең шигырьләрен укыдылар.

 

                                               

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International