Моңарчы билгесез әсәрләр дөнья күрде

2015 елның 17 июне, чәршәмбе

Тинчурин Кәрим. Каракүз: музыкаль мелодрама; Нәни абый: комедия / төз. Раиф Мәрданов. – Казан: «Милли китап» нәшрияты, 2015. – 192 б. – («Татар археографиясе» сериясе; 15 нче китап).

Күренекле татар драматургы, артист һәм режиссёр Кәрим Тинчуринның (1887–1938) иҗади мирасы бай һәм бәрәкәтле. Аның моңарчы басылмаган, киң укучылар даирәсенә билгесез әсәрләре дә бар һәм берничәсенең автор үз кулы белән язган кулъязмалары хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге фондында саклана.  Аларны китапханәгә Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла бүләк итеп бирде. Редакция-нәшрият бүлеге хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты, археограф һәм текстолог Раиф Мәрданов соңгы вакытта аларны өйрәнү, гарәп язуыннан гамәлдәге татар язуына күчерү, нәшриятка әзерләү эшләре белән мәшгуль булды. Һәм менә, ниһаять, китапханәнең «Милли китап» нәшриятында шушы көннәрдә К.Тинчуринның сәхнә өчен иҗат иткән «Каракүз» (1929), «Нәни абый» (1925) пьесалары «Татар археографиясе» сериясеннән чираттагы аерым басма буларак нәшер ителде.

Пьеса текстлары автор кулъязмасыннан күчерелеп, матбугатта беренче мәртәбә басылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International