Хәзерге тормышта матбугатның, массакүләм мәгълүмат чараларының әһәмияте бик зур. Нәкъ менә газета-журнал битләрендә күренекле язучылар, шагыйрьләр, галимнәрнең күпсанлы әдәби, фәнни, публицистик, сәяси әсәрләре беренче тапкыр басылганнар һәм хәзергәчә сакланганнар.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе вакытлы матбугат бүлегенең Татарстан матбугаты залында төрле елларда республикабызда басылып чыккан басмалар саклана. Туган якны өйрәнүчеләр өчен, гомумән, Татарстан вакытлы матбугатын укырга теләүчеләр өчен бу залда бөтен мөмкинлекләр булдырылган. Монда килеп теләсә кайсы журнал һәм газетаны кулга алып танышырга мөмкин. Республикабызда чыга торган газета-журналларның саны елдан-ел арта бара. Алар күбесе төсле, полиграфик яктан югары сыйфатлы итеп басылган.
Вакытлы матбугат бүлеге (Казан, К.Маркс ур., 36 нчы йорт), китапханәгә килүчеләрне республикабызда басылып килүче журналлар һәм газеталар белән таныштыру максатыннан, «Туган ягым» дип исемләнгән күргәзмә тәкъдим итә.
Әлеге күргәзмәдә «Татарстан», «Казань», «Идел», «Сөембикә», «Казан утлары», «Мәйдан», «Ватаным Татарстан», «Вечерняя Казань», «Татарстан яшьләре» һ.б. басмалар урын алган.
Рәхим итегез, килегез, танышыгыз!