Татарстан Республикасы Милли китапханәсендәкитапларны чистарту һәм реставрацияләү бүлеге 1994 елда оештырылды. Хәзерге көндә әлеге бүлектә югары квалификацияле 4 хезмәткәр эшли.
Китапларны чистарту һәм реставрацияләү бүлеге Милли китапханә фондларында сакланучы басмаларны һәм документларны реставрацияләү, төпләү һәм брошюралау белән шөгыльләнә. Ул Казан шәһәренеңТеатрурамындагы 5 нче йортта урнашкан. Бүлеккә заман таләпләренә туры килә торган кәгазь кисү машинасы сатып алынды. Китапханәнең редакция-нәшрият бүлеге бастырып чыгарган һәм шундагы махсус аппаратта төпләнгән яңа басмаларның читләрен тигезләп кисү эше дә биредә башкарыла.
«2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында китапларны чистарту һәм реставрацияләү бүлеге хезмәткәрләре Санкт-Петербург шәһәрендәге Россия Милли китапханәсенең консервация һәм реставрация үзәгендә кыска вакытлы стажировкада булып кайттылар. Анда реставрация алымнарына һәм китап саклау өчен контейнерлар ясау ысулларына өйрәнделәр. Дәүләт программасы нигезендә бүлеккә китапларны реставрацияләү һәм төпләү өчен яңа җиһазлар да алынды.
28 апрельдә ТР Милли китапханәсендә Беларусь Республикасы Мәдәният министрлыгының Дәүләт махсус мәдәни чаралар һәм һөнәри сәнгать Баш идарәсе җитәкчесе Екатерина Усова экскурсия белән булды.
Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе, Россия хәрби-тарихи җәмгыяте рәисе, Россия Язучылар берлегенең беренче секретаре, тарих фәннәре докторы, профессор Владимир Мединский 24 апрельдә ТР Милли китапханәсендә булды.