Гаилә һәм китап берлеге

2015 елның 8 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр залында (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган күргәзмә эшли. Ул «Гаилә һәм китап берлеге» дип атала, 2015 нче елның 17 нче июленә кадәр торачак.

Күргәзмәдә педагог һәм психологларның гаилә тормышында була торган катлаулы мәсьәләләрне чишүдә ярдәм итәрдәй киңәшләре тупланган китаплар куелган.

Гаилә белән җыелып китап уку – күңелле күренеш, чөнки бергәләп уку төрле буыннарны берләштерә, гаилә ялын файдалы итеп оештыруда ярдәм итә, күңелне күтәрә. Кызыклы китаплар җыелмасы балаларны укуга җәлеп итү максатыннан урнаштырылды.

Күргәзмә киң катлау китап укучыларга тәгаенләнгән, махсус әзерләнгән видео-презентация аны тулыландыра һәм матур үзенчәлек өсти.

Күргәзмәгә рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International