Китапханә паркта

2015 елның 26 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе Сезне 2015 елның 30 августында – Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көнендә – Россиядә Әдәбият, Татарстанда Парклар һәм скверлар елы, Милли китапханәнең 150 еллык юбилее уңаеннан оештырылган «Китапханә паркта» дигән мәдәни бәйрәмгә чакыра. Бу проект җәмәгатьчелекнең игътибарын китап укуга юнәлтү, китапның иҗтимагый тормыштагы әһәмиятен арттыру, халыкны китапханәләргә җәлеп итү максаты белән үткәрелә. Бәйрәм Милли китапханәнең төп бинасы (Казан, Кремль урамы, 33 нче йорт) янындагы скверда, Лобачевский һәйкәле каршында иртәнге уннан көндезге икегә кадәр узачак.


Программа кысаларында төрле темаларга багышланган китап күргәзмәләре, «Китапханәне сурәткә төшерәбез» дигән рәсемнәр күргәзмәсе, буккроссинг, иҗади остаханәләр, библиопоезд, китап сату һ.б. чаралар оештырыла. «Ачык микрофон» рубрикасында республиканың танылган язучылары һәм шагыйрьләре белән очрашу көтә, «Идел» журналының баш мөхәррире Альбина Әпсәләмова, язучы Гөлсинә Галимуллина, шагыйрә Гөлнур Корбанова чыгыш ясаячак.


Уен мәйданында Сезнең өчен Казан шәһәренә, китапханә тарихына, язучылар иҗатына багышланган кызыклы викториналар, «Тукай әсәрләре каһарманнарын ясыйбыз» арт-импровизациясе оештырыла.
Балалар мәйданчыгында открыткалар һәм китап кыстыргычлары ясау буенча мастер-класслар үткәреләчәк. Китап төпләү остаханәсе борынгы документларны реставрацияләү серләрен ачарга җыена. Китапханәчеләр иҗатына багышланган күргәзмә-ярминкәдә истәлеккә яки бүләк итү өчен кул эшләнмәләре сатып алырга була.


Буккроссинг яратучылар өчен китаплар алмашу, ягъни, укылган китапны киштәдә калдырып, үзеңә ошаган башка китапны алу мөмкинлеге тудырыла. Китапханәчеләр «Балаларга – китап» хәйрия акциясе оештырырга ниятли. Бүләк ителгән китаплар һәм башка әйберләр балалар йортларына тапшырылачак.


Әлеге чара кысаларында «Китап язабыз... Милли китапханәгә багышлана» акциясе дә узачак. Катнашучылар китапханә белән бәйле теләк-фикерләрен язып калдыра алалар, ул язмалар махсус бер китапка тупланачак. Архитектура һәм борынгы истәлек-һәйкәлләр белән кызыксынучыларны Милли китапханәнең төп бинасы буйлап үткәрелә торган «Ушковлар йорты: тарих һәм хәзерге заман» дигән түләүле экскурсиягә чакырабыз. Бу көнне китапханәгә яңа укучылар да кабул итәчәкбез, «Укучы билеты»на ия булу өчен паспорт күрсәтү, 3x4 см. зурлыгындагы бер фоторәсем генә кирәк.


Бәйрәмнең шигаре – «Укы. Уйла. Сөйлә = Читай. Думай. Говори».


Сезне бәйрәмгә көтәбез! Рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International