Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең 150 еллык юбилее уңаеннан вакытлы матбугат битләрендә китапханә турында күпсанлы мәкаләләр дөнья күрә.
«Мәдәни җомга» газетасының быелгы 34 нче санында (4 нче сентябрь) «Кулъязмаларда – милләт тарихы», 35 нче санында (11 нче сентябрь) «Борынгы китапларда хәтер яши» дигән күләмле мәкаләләрне укырга тәкъдим итәбез. Аларның авторы – мәдәният-сәнгать темаларын зур осталык белән яктыртучы танылган журналист Сөембикә Кашапова. Мәкаләләрдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә сакланучы рухи мирас хәзинәләре турында кызыклы мәгълүматлар тупланган. Текстлар бай эчтәлекле, җиңел укылышлы, аларны темага ифрат туры килә торган дистәләгән фоторәсем дә тулыландырып тора.
Бүлек 1992 елда гына оештырылуына карамастан, хәзерге көндә биредә 2700 данә кулъязма китап, иске татар телендә язылып гарәп имлясында 1930 елларга кадәр нәшер ителгән 8000-ләп татар китабы бар. Бүлек хезмәткәрләре үзләрендә Кол Гали, Мөхәммәдьяр, Мөхәммәтсадыйк Иманколый һәм башка билгеле шәхесләребезнең кулъязмалары, китаплары саклануы белән горурланалар. Аларны энҗе бөртегедәй җыеп, өйрәнеп, халыкка кире кайтару максаты белән күп эшләр башкарыла.