Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең 150 еллыгы уңае белән яңа басмалар дөнья күрә. Шуларның чираттагысы – «Татарстан Милли китапханәсе=Национальная библиотека Татарстана=The National Library of Tatarstan» дип аталган буклет.
Шушы ук исем белән 1997 елда буклет нәшер ителгән иде инде. Ул китапханәнең укучылары, хезмәткәрләре, дуслары арасында бик зур популярлык казанды, Россия төбәкләрендәге, якын һәм ерак чит илләрдәге коллегаларның күбесенә бүләк ителде, шул рәвешчә Татарстан Республикасы Милли китапханәсен дөньяга танытуда ярдәм итте.
Буклетның быелгы басмасы да шундый ук уңышка ирешерме – вакыт күрсәтер. Әмма ул эчтәлеге белән дә, бизәлеше белән дә бик күпләрнең игътибарын җәлеп итәрлек. Биредә китапханәнең кызыклы тарихы, бай фондлары һәм тупланмалары, уникаль бинасы, бүгенге эшчәнлеге, күренекле шәхесләре турында мәгълүмат өч телдә – татарча, русча һәм инглизчә бирелгән.
Милли китапханәнең 150 еллык юбилее уңае белән 14-16 октябрь көннәрендә үткәреләчәк Халыкара конференция кунакларына һәм катнашучыларына әлеге басма беренчеләрдән булып бүләк ителәчәк.