Затлы укучыга затлы газета

2015 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе

2015 нче елның 1 нче октябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге (Казан, К.Маркс ур., 36 нчы йорт) хезмәткәрләре «Мәдәни җомга» газетасы редакциясе белән очрашу үткәрде. 
Очрашуга Казан федераль университетының журналистика факультетында белем алучы беренче курс студентлары чакырылды.

1995 елның июленнән чыга башлап, ике дистә ел дәвамында кыйбласына тугъры булган «Мәдәни җомга» газетасы битләрендә халкыбыз тарихы, сәнгате һәм мәдәнияте турындагы, исемнәре гасыр елъязмаларында лаеклы урын алган шәхесләребезгә мөнәсәбәтле материаллар урын ала. Газета язучыларыбыз, шагыйрьләребез иҗаты белән дә даими таныштырып бара.
Бүлек хезмәткәрләре газетаның үткәнен, хәзергесен яктырткан кызыклы күргәзмә дә оештырдылар.

Журналистлар газетаның тарихы, даими чыгып килүче рубрикалары турында эчтәлекле мәгълүмат бирде. Укучылар үзләрен кызыксындырган күпсанлы сорауларга җавап тапты.

     

 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International