Татар рухлы шагыйрь

2015 елның 7 октябре, чәршәмбе

2015 нче елның 2 нче октябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында «Дәрья» әдәби кунакханәсе Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Равил Фәйзуллин белән очрашу кичәсе үткәрде.


Равил Фәйзуллин татар әдәбиятында зур урын яулаган, 55 еллык иҗаты белән татар шигърияте үсешенә саллы өлеш керткән шагыйрь. Ул 70 тән артык китап авторы, аның күп әсәрләре чит телләргә тәрҗемә ителгән. Озак еллар «Казан утлары» журналының баш редакторы булып эшләве, депутатлык хезмәтен башкаруы шагыйрьнең киң колачлы җәмәгать эшлеклесе булуын раслый.


Шагыйрь белән очрашу кичәсе шигырь уку белән башланып китте. Алып баручы Китапханәнең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлеге мөдире Фирдәвес Имамова, Г.Кариев исемендәге театр артистлары Илнар Низамиев һәм Эльдар Гатауллин Равил Фәйзуллинның мәхәббәт турындагы шигырьләрен бик оста итеп укыдылар. Җырчылар Альбина Борһанова һәм Дилә Галиәхмәтова шагыйрь сүзләренә язылган җырларны тамашачылар күңеленә җиткерде. Шагыйрьнең иҗатташ дусты,танылган юмор остасы Алмаз Хәмзин Равил Фәйзуллинның иҗаты турында сөйләде, тамашачыларга шигырь һәм җыр бүләк итте.
Равил Фәйзуллинның нәсел дәвамчысы улы Газиз Фәйзуллин исә саксофонда милли көйләр уйнады. Рамазан Ибраһимов исә баянда татар музыкасын яңгыратты.

Әдипнең кичәгә кунак булып килгән әдипнең күп санлы укучылары, хезмәттәшләре, иҗатташ дуслары, якташлары бик актив рәвештә әңгәмәгә катнашып, күтәренке күңел белән утырдылар. Шагыйрь тамашачыларның сорауларына бик оста җаваплар бирде, алар белән җанлы әңгәмә алып барды. Соңыннан исә Равил Фәйзуллин милләт һәм тормыш фәлсәфәсен чагылдырган шигырьләрен шагыйрләргә хас үзенчәлекле укуы белән залга яңгыратты. Тамашачыларның көчле алкышлары шагыйрь иҗатының бүген дә халык күңеленә якын булуын тагын бер кат исбатлады. Кичә ахырында Китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге мөдире Гөларам Җомаголова әдип иҗатын укучыларның яратып кабул итүен, аны өйрәнүләрен әйтеп узды һәм очрашу истәлеге итеп Китапханә идарәсе исеменнән «Татар китабы» дип аталган затлы басманы бүләк итте. Кичә бик җанлы һәм милли рухта узды.

 

 



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International