Чувашстан Республикасы Яңа Чабаксар (Новочебоксарск) шәһәренең Ю.Гагарин исемендәге Үзәк китапханәсе 2 октябрь көнне үзләрендә «Татар китабы сезоны»н ачып җибәрде. Тантаналы ачылыш шәһәрнең тарих һәм туган якны өйрәнү музеенда булды. Катнашучыларга «Кояшлы Татарстан – алтын төбәк» дигән әдәби-музыкаль композиция күрсәтелде, аның кысаларында балалар музыка мәктәбенең бию төркеме, татар һәм чуваш җырларын башкаручы Раниф Вахитов, шигырьләр иҗат итүче Фәридә Прудовская һәм Вячеслав Осипов чыгыш ясады.
«Түгәрәк өстәл» янындагы очрашуда Татарстан китап нәшрияты генераль директорының урынбасары Илдар Хөснетдинов нәшриятның барлыкка килүе, үсеше, хәзерге торышы турында сөйләде, үзләре гамәлгә ашыра торган кызыклы проектлар белән таныштырды.
Китап сөючеләр игътибарына күп күргәзмәләрдә дипломнар яулап алган «Татар китабы» альбомы тәкъдим ителде. Әлеге соклангыч басманың төзүче-авторларыннан берсе, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни эшләр буенча директор урынбасары Ирек Һадиев татар китабының катлаулы һәм данлы тарихы турында мәгълүматлар җиткерде, альбомны төзү һәм басмага әзерләү үзенчәлекләренә тукталды, аны «татар китабы сәнгате антологиясе», «татар китапчылыгының энциклопедиясе» дип бәяләүләрен әйтте, авторларның да, нәшриятның да үз иҗат җимешләре белән горурлануларын яшермәде. Татарстан Республикасы Милли китапханәсе исеменнән Яңа Чабаксар шәһәре Үзәк китапханәсенә татар халкының тарихына һәм мәдәниятенә багышланган китаплар тупланмасы бүләк ителде.
Китап белән спорт та янәшә атлый икән. Катнашучылар моңа чын-чынлап инанды. Чуваш милли конгрессының спорт комитеты рәисе Виталий Васильев «Миңгәр Сабан туе» дигән китапны тәкъдир итте һәм китапханәгә тапшырды.
Татарстан китап нәшрияты күргәзмә-сату оештырды, монда нәшриятның шактый күп исемдәге яңа һәм күркәм китаплары тәкъдим ителде. Һәркем өчен үзенә ошаган басманы сатып алу мөмкинлеге бар иде.