«Китапханә хәбәрләре»нең яңа саны чыкты

2015 елның 2 ноябре, дүшәмбе

«Китапханә хәбәрләре» фәнни-гамәли журналының чираттагы саны (2015. – №1(39)) Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең 150 еллык юбилее уңае белән дөнья күрде.

 
Бу сан тулысы белән Милли китапханәнең тарихын һәм бүгенге эшчәнлеген яктыртуга багышланган. Журнал Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның «Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә нигез салынуның 150 еллыгын бәйрәм итү турында»гы Указы, «Гыйлем хәзинәсе, хәтер сакчысы...» һәм «Хранительница духовной сокровищницы народа» исемле баш мәкаләләр белән ачылып китә. Аннан соң китапханәдәге бүлекләрнең эш юнәлешләрен, хезмәт күрсәтү төрләрен, фондларындагы әһәмиятле һәм файдалы тупланмаларын чагылдырган, хезмәткәрләре белән кыскача таныштырган мәкаләләр урын ала. Алар фоторәсемнәр белән баетылган.


Журналда Милли китапханәнең 150 еллык юбилее уңае белән чит илләр, Россия һәм Татарстан китапханәләреннән, төрле оешмалардан, аерым шәхесләрдән килгән күпсанлы котлаулар да урнаштырылган.
Бу сан укучыларыбыз өчен кызыклы һәм файдалы булыр дип ышанабыз.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International