2015 нче елның 3 нче ноябрендә Россиядә «Әдәбият елы» уңаеннан илкүләм «Сәнгать төне» акциясе булды. Шул уңайдан бик күп мәдәният оешмаларында күргәзмәләр, спектакльләр, сәнгать әһелләре белән кызыклы очрашулар, мастер-класслар үтте.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе дә әлеге акциядән читтә калмады. Аның кысаларында сәнгать белгече, шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Розалина Шаһиеваның «Заман» нәшриятында әле яңа гына дөнья күргән «Мәңгелек гөлләре=Розы вечности» дигән китабын тәкъдир итү кичәсе уздырылды. Бу җыентыкта авторның матбугатта төрле елларда дөнья күргән фәнни мәкаләләре, җәмәгатьчелектә киң яңгыраш тапкан публицистик язмалары тупланган. «Мәңгелек гөлләре» китабы татар сәнгатенең барлыкка килү тарихын һәм аның үсеш юлларын яктырта. Ул өч зур бүлектән тора:
1. Татар сәнгате. Халык архетипларыннан Тат-артка кадәр...
2. Рәссамчылык уты
3. Гүзәллеккә табыну
Татар һәм рус телләрендә нәшер ителгән бу басма барлык татар, Татарстан сәнгатен бәяли белүчеләрнең өстәл китабы булып тора ала. Автор бу җыентыгы белән милли сәнгатебезгә булган чиксез мәхәббәтен чагылдыра.
Кичәдә Розалина Шаһиева иҗатын үз иткән шәхесләр – Татарстанның халык шагыйре, Татарстан Республикасы Дәүләт советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Милли китапханәнең Химаячеләр шурасы рәисе Разил Вәлиев, күренекле язучы Вакыйф ага Нуруллин, Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла, рәссам, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фиринат Халиков, шагыйрә Нәҗибә Сафина, рәссам-сынчы Рабис Сәлахов һәм башкалар катнашты. Алар китап авторының иҗатын һәрберсе үзенчә шәрехләп, аңа югары бәя биреп чыгыш ясадылар.
Әлеге кичә Розалина Шаһиева хезмәтләрен һәм әсәрләрен тагын да тирәнрәк аңларга, татар сәнгатенең һәм шигъриятенең байлыгына, зурлыгына тагын бер кат инанырга ярдәм итте.