Милли китапханәнең 150 еллык юбилее уңаеннан «Татарстан Республикасының Милли китапханәсе: тарих һәм хәзерге заман (китапханә нигезләнүгә 150 ел): библиографик күрсәткеч» дигән басма нәшер ителде. Бу – китапханәгә багышланган, аннотацияләнгән беренче библиографик күрсәткеч. Аны китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре төзеде һәм басмага әзерләде.
Күрсәткеч 1870–2015 (июнь) еллар арасында басылып дөнья күргән, китапханәгә кагылышлы әдәбиятны чагылдыра. Болар – барыннан да элек, китаплар, җыентыклар, газета-журнал мәкаләләре, рецензияләр, рәсми документлар һ.б. Библиографик кулланма ахырында Татарстан Республикасы Милли архивының Милли китапханә искә алынган документлары һәм китапханәнең яңа бинасын төзү турындагы басылмаган документлар исемлекләре дә бирелгән.
Күрсәткечнең һәрбер бүлегендә материал тарихи-хронологик эзлеклелектә урнаштырылган, болай эшләү тасвирланган әдәбиятны җентекле күзалларга, шулай ук Татарстан Республикасы Милли китапханәсе тарихының иң әһәмиятле чорларын ассызыкларга мөмкинлек бирә. Бу чорлар – 1865–1917, 1918–1945, 1946–1960, 1961–1990, 1991–1995 еллар. Һәр хронологик бүленеш эчендә китапханә эшчәнлегенең шул чорга хас төрле яклары ачыла һәм ул эшчәнлек юнәлешләре, китапханә сәясәтенең өстенлекле мәсьәләләре турында фикер йөртү җирлеген тудыра.
Китапханәнең 1941 елдан алып хәзерге көнгә кадәр үзе нәшер иткән китап-җыентыклары, ярдәмлек-кулланмалары теркәлгән «Китапханә басмалары» бүлекчәсе аерым игътибарга лаек.
Библиографик кулланма ахырында бирелгән авторлар, төзүчеләр, мөхәррирләр исемнәре күрсәткече, персоналияләр, географик атамалар күрсәткечләре ярдәмендә дә кызыксындырган материалны тиз арада табарга мөмкин.
Библиографик күрсәткеч китапханә тарихын, китапханә эшен өйрәнүчеләргә, шулай ук мәдәният тарихы, төбәкнең үткәне белән кызыксынучыларга тәкъдим ителә.