2015 нче елның 24 нче ноябрендә 17.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залы «Театр кунакханәсе» тамашачыларын Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Наилә Гәрәева белән очрашуга һәм «Язмышыма рәхмәт» исемле китабын тәкъдир итү кичәсенә чакыра.
Наилә Гәрәева 1940 елның 18 ноябрендә Казанда туа. 1961 елда Качалов исемендәге Зур драма театры каршындагы студияне тәмамлый һәм Камал исемендәге Татар академия театрына алына. Артистка бүген дә шушы театрда хезмәт итә.
Кичәдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының артистлары катнашачак. Тамашачыларны спектакльләрдән өзекләр, матур музыкаль номерлар көтә.
Артистканың талантын хөрмәт итүчеләрне, әдәбият һәм сәнгать сөючеләрне Казан шәһәренең Кремль урамындагы 33 нче йортта көтәбез!