Татарстан Дәүләт Советында республикада китапханәләрнең торышына һәм бу өлкәдәге актуаль мәсьәләләргә багышланган матбугат конференциясе узды. Журналистларның сорауларына мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина һәм Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев җавап бирде.
Матбугат конференциясендә китапханәләрне финанслау, аларга газета-журналлар яздыру, авыл китапханәләренә аерым игътибар бирү, Милли китапханә өчен яңа бина төзү, китапханәләр өчен югары белемле кадрлар әзерләү кебек мөһим проблемалар күтәрелде.
Бу турыда тулырак укый аласыз:
http://tat.gossov.tatarstan.ru/news/show/3501
http://gossov.tatarstan.ru/news/show/3501
http://intertat.ru/tt/society-tt/item/51410-halyikka-kitaphan%D3%99l%D3%99r-kir%D3%99k.html