«Татар археографиясе» сериясенең моннан алдагы 15 нче чыгарылышында мәшһүр татар драматургы, артист һәм режиссёр Кәрим Тинчуринның (1887–1938) «Каракүз» һәм «Нәни абый» исемнәрендәге ике пьесасы басылган иде.
Археографик сериянең бу китабында К.Тинчуринның «Чит илләрдә» исемле пьесасы гамәлдәге татар язуына күчерелеп, матбугатта беренче тапкыр нәшер ителде. К.Тинчуринның «Чит илләрдә» комедиясе үзәгендә бөтендөнья революциясенең тормышка ашу хыялы куелган. Драматург үзе күрсәткәнчә, бу әсәр А.Толстой һәм К.Чапек пьесаларына ияреп язылган. Гомумән, бу әсәрдә акча, байлык һәм табыш артыннан комсызларча куу кешелекнең юкка чыгуына китергән, кешеләргә тормышта ләззәт алудан башка нәрсә кирәкми диелә.
Татар драматургиясе классигы Кәрим Тинчурин иҗат иткән, татар мәдәнияте тарихы өчен бик кыйммәтле һәм кадерле бу әсәрне милли театр тарихыбыз белгечләре җентекләп өйрәнерләр дип ышанабыз.
Рәсемнәрдә:
1. Яңа дөнья күргән китапның тышлыгы. 2015 ел
2. Кәрим Тинчуринның «Чит илләрдә» пьесасы кулъязмасыннан бер бит. Автограф. 1925 ел