«2014–2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы»ның 4.9.5. маддәсен үтәү максаты белән Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге хезмәткәрләре 2015 елның июль һәм октябрь айларында Мамадыш һәм Арча районнары авылларына археографик экспедицияләргә чыктылар.
Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире Айрат Заһидуллин һәм бүлек хезмәткәре Равил Бикбаев, 27 июльдән 2 августка кадәр Мамадыш шәһәрендә һәм Мамадыш районының 11 авылында булып, китапханә фондларына 102 берәмлек борынгы кулъязма һәм басма китап алып кайттылар.
Айрат Заһидуллин җитәкләгән икенче археографик экспедиция, 5–11 октябрь көннәрендә Арча районының 10 авылында эшләп, китапханә фондларын 94 берәмлек кулъязма һәм басма китапка баетты.
Кулъязмалар арасындагы милли рухлы, гыйлем алуга өндәгән шигырьләр, Ислам дине кануннарына караган язмалар, хат язу үрнәкләре, халык авыз иҗаты әсәрләре (бәетләр, мөнәҗәтләр) фәнни әһәмияткә ия. Шулардан иң кызыклы табышлар – Казан ханлыгы чоры шагыйре Өмми Камалның, Һәмдәминең һәм Аллаһияр Суфыйның XVIII гасырда күчерелгән әсәрләре. XVIII гасырга караган, матур каллиграфик язу һәм төсле каралар белән күчереп язылган, югары сәнгать дәрәҗәсендә башкарылган «Дәлаилел-хәйрат» китабы нөсхәсе дә игътибарга лаек.
Тупланган ядкәрләрнең гомуми хронологиясе: ХVIII гасырдан башлап – ХХ гасырның 60 нчы елларына кадәр.
Хәзерге көнгә кадәр милләттәшләребез тарафыннан югалтмыйча сакланган бу бибәһа язма һәм басма мирас ядкәрләре Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларында кадерләп сакланачак. Шулай ук аларның күбесе, археограф галимнәребез тарафыннан өйрәнелеп, фәнни әйләнешкә дә кертелер дигән ышаныч бар.
Кулъязма табышларның кайбер үрнәкләре: