Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең «Милли китап» нәшриятында китапханәнең фәнни-методик бүлеге хезмәткәрләре әзерләгән яңа басмалар дөнья күрде. Болар:
1. 2014 ел – Татарстан Республикасында Мәдәният елы / төзүчесе З.Җамалиева. – Казан: Милли китап, 2015. – 70 б.: фотолар белән.
2. Татарстан Республикасы китапханәләре өчен телефон белешмәлеге = Телефонный справочник для библиотек Республики Татарстан. – Казан: Милли китап, 2015. – 76 б.
3. Библиотека – центр межнационального общения: опыт работы библиотек Республики Татарстан по межкультурному взаимодействию: сборник / составитель О.Зуева. – Казань: Милли китап, 2015. – 76 с.
Әлеге басмалар, һичшиксез, республикабыздагы китапханәләр эшендә алга таба киң кулланылачак. Чөнки алар кирәкле мәгълүматларга, алдынгы тәҗрибә алымнарын сурәтләүгә, методик киңәшләргә бай, файдалану өчен уңайлы итеп төзелгән.
Редакция-нәшрият бүлеге хезмәткәрләре исә, һәрвакыттагыча, китап-кулланмаларны зур тырышлык куеп макетка салганнар һәм күркәм сыйфат белән күбәйтеп бастырганнар.