2016 нчы елның 2 нче гыйнварында, озак авырудан соң, танылган режиссёр, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Равил ага Тумашев вафат булды. Аңа быел 21 апрельдә 93 яшь тулган булыр иде.
Ул 1952–1962 нчы елларда Татар Академия театрында режиссёр, 1963–1985 нче елларда Татарстан Республикасы күчмә театрының баш режиссёры, бер үк вакытта Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты укытучысы вазыйфаларын башкарды.
Равил ага куйган төп спектакльләр: М.Фәйзинең «Галиябану»ы, Н.Хикмәтнең «Мәхәббәт турында легенда»сы, И.Юзеевнең «Бөркетләр кыяга оялый», «Кыр казлары артыннан» әсәрләре һ.б.
Равил абый Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең актив укучысы иде. Ул татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегенә бик еш килеп, анда яңа чыккан китаплар, газета-журналлар белән танышып барды. Бигрәк тә аны татар теленә, әдәбиятына һәм сәнгатенә багышланган хезмәтләр кызыксындыра иде. Озак еллар буе ТР Милли китапханәсенең даими укучысы булган өчен аңа шәрәфле укучы исеме бирелде.
Равил аганың туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.