Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең «Милли китап» нәшриятында Түбән Кама шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрә Рәйнә Ситдыйкованың «Өлешемә тигән көмешем» исемле беренче китабы басылып чыкты. Бу җыентыкта аның туган илгә, туган телгә, табигать күренешләренә, туган авылына, якташларына, саф мәхәббәткә багышланган шигырьләре тупланды. Шигърият сөючеләргә тәкъдим ителгән бу китап Рәйнә Ситдыйкованың иҗаты белән тулырак танышырга мөмкинлек бирер.