Татарстан Республикасы Милли китапханәсе 1996 елдан бирле «Татар әдипләре» («Деятели литературы и искусства Татарстана») дигән сериядән биобиблиографик басмалар чыгарып килә. Егерме ел дәвамында Разил Вәлиев, Нурихан Фәттах, Һади Такташ, Рабит Батулла, Самат Шакир, Айдар Хәлим, Ризаэтдин Фәхретдин, Гомәр Гали, Миркасыйм Госманов, Рөстәм Мингалим, Әбрар Кәримуллин, Туфан Миңнуллин һ.б. тормышларын һәм иҗатларын чагылдырган белешмәлекләр төзелеп нәшер ителде.
Язучы, шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлимнең (Борис Нәҗметдин улы Хәлимовның) биобиблиографик күрсәткече 2001 елда басылып чыккан иде. 2015 ел ахырында аның Яр Чаллы шәһәре Үзәк китапханәсе нәшер иткән икенче чыгарылышы дөнья күрде.
Яңа басма язучы иҗатының 2001–2015 еллардагы чорын үз эченә алган. Ул берничә бүлектән (Айдар Хәлимнең басылып чыккан китаплары; Айдар Хәлимнең әдәби җыентыкларда басылган әсәрләре; Вакытлы матбугатта басылган поэзия һәм проза; Вакытлы матбугатта басылган публицистика, әдәби тәнкыйть, рецензияләр, фотопубликацияләр; Әдипнең тормышы һәм иҗаты турында каләмдәшләре; Интернет-чыганаклар) һәм ярдәмче күрсәткечләрдән (Кулланылган газета-журналлар исемлеге; Псевдонимнар) тора.
Библиографик күрсәткечне Яр Чаллы шәһәре Үзәк китапханәсе хезмәткәре Р.Д. Салихова һәм Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге баш китапханәчесе Л.М. Заһитова төзегән. Мөхәррире – Г.З. Шараева.