Милли китапханә Мәдәният министрлыгы коллегиясендә махсус күргәзмә тәкъдим итте

2016 елның 5 феврале, җомга

2016 нчы елның 2 нче февралендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе вәкилләре Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының 2015 нче елгы эшчәнлеге нәтиҗәләренә багышланган һәм 2016 нчы елга бурычлар билгеләгән киңәйтелгән коллегиясе эшендә катнашты. Коллегия утырышы Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе бинасында узды. Аның икенче катындагы зур фойеда Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә сакланучы китаплардан махсус күргәзмә куелган иде.

Коллегиядә катнашучыларга, 2015 нче – Россия Федерациясендә Әдәбият елы дип игълан ителгән елда басылган яңа китаплар белән беррәттән, кыйммәтле һәм сирәк язмалар, басмалар белән дә танышырга мөмкинлек туды. Күргәзмәнең «Рухи мирасыбыз җәүһәрләре» дип исемләгән шушы өлеше алты бүлеккә бүленеп, аларда Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге фондларында сакланучы ядкәрләр урын алды. «Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән» бүлегендә китапханәнең горурлыгы һәм йөзек кашы булган, XIX гасырга һәм XX гасыр башына караган язма истәлекләр: Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасы, Казан ханлыгы чоры шагыйре Мөхәммәдъярның «Нуры содур» һәм башка татар шагыйрьләре әсәрләренең кулъязма күчермәләре тәкъдим ителде. «Коръән нуры» бүлеге XVII гасырда күчерелгән кулъязма Коръән нөсхәләре һәм Коръәннең Казан басмалары белән таныштырды. «Китап – тарих көзгесе» бүлеген XIX йөз ахыры–XX йөз башы татар дин әһелләре, галимнәре, әдипләре һәм шагыйрьләре иҗат иткән әдәби, тарихи, һәм фәлсәфи эчтәлеклектәге китаплар тәшкил итте. Алар арасында Габдулла Тукай, Гаяз Исхакый, Шиһабетдин Мәрҗани һ.б. әсәрләре бар иде. «Татар вакытлы матбугаты сәхифәләреннән» бүлеге татар халкының XX йөз башы вакытлы матбугаты басмалары белән таныштырды. «Әүвәлге заман фоторәсемнәрдә» бүлеге XIX йөз ахырында–XX йөз башында төшерелгән кызыклы һәм уникаль фоторәсемнәр тәкъдим итте. «Казан төбәгенең борынгы тарихы» бүлегендә әлеге теманы яктырткан, элекке заманнарда рус телендә басылып чыккан, бүген китапханәдә кадерләп сакланучы сирәк китаплар урын алды.

Китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге тарафыннан күргәзмәнең «Әдәбият елы басмалары», «Татарстан: Әдәбият. Мәдәният. Сәнгать», «Татар халкы һәм Татарстан китаплар елъязмасында», «Сугыш... Язмышлар... Хәтер...» дигән бүлекләре оештырылды. Аларда 2015 нче елда нәшер ителгән яңа басмалар, Татарстанның мәдәниятенә, сәнгатенә, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләренә, театрларга, китапханәләргә һәм башка мәдәният оешмаларына багышланган китаплар, татар халкы, Татарстан һәм Казан тарихларын яктырткан хезмәтләр, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңае белән дөнья күргән китаплар тәкъдим ителде.

Күргәзмә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиковның да игътибарын үзенә җәлеп итте. Ул төп китапханәбезнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге фондларында сакланучы борынгы ядкәрләрне аеруча зур кызыксыну белән карады.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International