Узган ел халкыбыз Бөек Җиңүнең 70 еллыгын һәм Әдәбият елын зурлап, истәлекле итеп билгеләп үтте. Шунысы куанычлы: әлеге зур бәйрәмнәрне Россия Киносы елы дип игълан ителгән 2016 ел дәвам итә. Бу үзенчәлекле елда беренче истәлекле вакыйга – татар халкының бөек улы, атаклы шагыйрь, Бөек Ватан сугышының каһарманы Муса Җәлилнең 110 еллыгына туры килә.
Муса Җәлил Бөек Ватан сугышына кадәр үк талантлы татар шагыйре булып танылган иде. Дөнья халыкларының фашизмга каршы азатлык хәрәкәте аның көрәшче һәм шагыйрьлек данын бөтен илгә таратты.
Бөек Ватан сугышында күрсәткән тиңдәшсез ныклыгы һәм батырлыгы өчен, СССР Верховный Советы Указы белән, үлүеннән соң, шагыйрь Муса Җәлилгә (Муса Мостафа улы Җәлиловка) 1956 елның 2 февралендә Советлар Союзы Герое исеме бирелде. Фашизм тоткынлыгында иҗат ителгән һәм укучыларга “Моабит дәфтәрләре” исеме белән билгеле булган шигырьләр циклы өчен М. Җәлил 1957 елның 22 апрелендә Ленин премиясенә лаек булды.
Татар халкының бөек улы бик зур иҗади мирас калдырды һәм гомум халык тарафыннан хөрмәтләнү алды. Муса Җәлил әсәрләре төрле телләргә тәрҗемә ителде. Шагыйрьнең туган көнендә шагыйрьләр һәм меңләгән шигърият яратучылар катнашында шигырь бәйрәмнәре, халыкара фәнни конференцияләр уза, күргәзмәләр эшли. Аның иҗатын яктырткан яңа китаплар чыга.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан, “Муса Җәлил: иҗаты һәм батырлыгы” дип аталган күргәзмә куелды. Аның төп максаты – шагыйрь шәхесе, иҗаты һәм батырлыгы турында тулы мәгълүмат бирү.
Күргәзмәгә Милли китапханә фондларында булган басмалар куелды. Бу – Муса Җәлилнең үзен һәм үз чорын чагылдырып төрле жанрларда иҗат иткән әсәрләре. (шигырьләр, либреттолар, поэмалар, тәрҗемәләр, әдәби тәнкыйть мәкаләләре һәм биографик материаллар, сәнгать турында мәкаләләр һәм хатлар...)
Муса Җәлил иҗатын яратучылар өчен күргәзмәдә тәкъдим ителгән шагыйрь иҗаты һәм тормыш юлы турында әдәбият кызыклы һәм файдалы булачак.