Китапханәдә очрашу

2016 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Милли китапханәсе күптән инде Республикабызның мәдәни мәркәзенә әйләнде. Биредәге заллар белем эстәү өчен генә хезмәт итеп калмый, еш кына кызыклы очрашулар, әңгәмәләр мәйданына әйләнә.

Шундый очрашуларның берсе 2016 нчы елның 17 нче февраленда татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә үтте. Әлеге чара 2016 нчы елның 15 нче февралендә татар халкының каһарман улы, мәшһүр шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланган иде.

Муса Җәлил – ХХ гасыр татар дөньясында зур урын тоткан шәхес: олуг шагыйрь, күренекле җәмәгать эшлеклесе. Тоткынлык шартларында күрсәткән ныклыгы һәм батырлыгы өчен Муса Җәлилгә вафатыннан соң (1956) «Советлар Союзы Герое» дигән исем бирелә. Ә әсирлектә тудырган поэтик иҗаты – бөтен дөньяга мәгълүм «Моабит дәфтәрләре» СССРның ул вакыттагы иң зур бүләге – Ленин премиясенә лаек була. «Моабит дәфтәрләре» –  Җәлил иҗатының иң югары ноктасы, дөнья поэзиясенең үзенчәлекле бер казанышы булып тора. Моабит шигырьләрендә шагыйрьнең шәхси образы, кичерешләре, уйланулары аша кеше рухының бөеклеге сәнгатьчә камиллек белән гәүдәләнә. Аның әсәрләре кешеләрдә гуманистик тойгылар уята, аларны яшәешнең матурлыгын күрергә, аны кадерли белергә һәм аның өчен көрәшергә чакыра.

Очрашуга Казан дәүләт аграр университеты студентлары һәм Казан шәһәренең Вахитов районында урнашкан 5 нче санлы лицей укучылары һәм укытучылары килгән иде. Алар биредә Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлын тулы чагылдырган зур күргәзмә белән таныштылар. Кунакларга  бүлек мөдире Гөларам Шәйдулла кызы Җомаголова Җәлилнең үзе исән вакытта нәшер ителгән (1934 – 1941 нче еллар) китаплары, шулай ук чит ил халыклары телләренә тәрҗемәләре турында зур осталык белән һәм бик җентекләп сөйләде.

Очрашу ахырында әлеге чараны оештыручы татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләренә, Милли китапханә җитәкчелегенә укучылар һәм укытучылар исеменнән 5 нче лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфия Камил кызы Гыйләҗева ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Шулай ук кунаклар китапханәнең 150 еллыгы уңае белән чыгарылган «Татарстан Республикасы Милли китапханәсе: уникаль фондлар һәм тупланмалар» китап-альбомы белән танышып, баш китапханәче Гөлнара Ленар кызы Абдрахманова җитәкчелегендә китапханә залларына экскурсия ясадылар.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International