Мәктәптә очрашу

2016 елның 27 феврале, шимбә

25 нче февраль көнне Казан шәһәренең Совет районы 174 нче санлы мәктәбендә күренекле балалар язучысы Җәүдәт Дәрзаманның 70 яшьлек юбилее уңаеннан аның «Җир авазы» исемле әсәренә багышланган укучылар конференциясе булып үтте. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары һәм укучылар язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләделәр; «Җир авазы» повестена җентекле анализ ясадылар. Кичә мәктәпнең яңа ачылган «Хәйдәр Бигичев музее»нда узды.

Бу чарада Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре дә катнашты. Баш китапханәче Лилия Бәһрам кызы Гәрәева һәм әйдәп баручы китапханәче Фәридә Казбек кызы Хафизова Җәүдәт Дәрзаманның китапханә фондларында сакланучы китапларыннан күргәзмә куйдылар. Шулай ук укучыларны Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең тарихы һәм бүгенге эшчәнлеге белән таныштырдылар.

Кичә бик эчтәлекле һәм оешкан төстә узды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International