«Комфест» өстәмә һөнәри белем бирү үзәге белән хезмәттәшлек кысаларында ТР Милли китапханәсендә 2016 нчы елның 3 нче мартында экскурсоводлар өчен Мәгълүмат көне уздырылды.
Белгечләр экскурсия хезмәте күрсәтү турындагы белешмә һәм методик басмалардан торган күргәзмә белән таныштылар.
Аларга электрон каталогтан һәм башка электрон ресурслардан мәгълүмат эзләү буенча киңәшләр бирелде, Татарстанның һәм Казан шәһәренең һәйкәлләре турындагы Интерент-ресурсларга күзәтү-презентация ясалды. Мәгълүмат көне китапханә бинасы – федераль дәрәҗәдәге архитектура һәйкәле булып торган Зинаида Ушкова йорты буенча экскурсия белән төгәлләнде.