2016 нчы елның 14 нче мартында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залы «Театр кунакханәсе» тамашачыларын кабул итте. Әлеге кичә Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтов белән очрашуга багышланды. Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни эшләр буенча директор урынбасары И.Г. Һадиев кичәнең төп сәбәпчесе булган артистка котлау сүзләре житкерде һәм китапханәнең 150 еллыгына атап чыгарылган затлы альбом бүләк итте. Әсхәт Хисмәтов – җырлы рольләрне оста башкаручы буларак тамашачы күңелен яулаган артист. 30 елдан артык сәхнә гомерендә ул Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында берсеннән берсе якты, истә калырлык образлар иҗат итте. Үз чыгышын Әсхәт Хисмәтов, баянга кушылып, моңлы җыр белән башлап җибәрде. Очрашуга артистның бик күп иҗатташлары килгән иде. Еллар дәвамында аның белән бергә сәхнәдә партнерлар булып уйнаган артисткалар Фирая Әкбәрова һәм Зөлфирә Зарипова, үз чыгышларында Әсхәт Хисмәтнең ярдәмчел, ачык, сабыр холыклы булуын әйтеп уздылар, җырлар башкардылар. Тамашачыларга артистның иҗатын чагылдырган фотопрезентация һәм китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.
Яшь артистлар Фәннур Мөхәммәтҗанов, Ришат Әхмәдуллин, һәм Раил Шәмсуаров тамашачыларга шулай ук җырлар бүләк иттеләр һәм артистка тирән ихтирамнарын житкерделәр. Әсхәт Хисмәтовның кызы Илсөярнең әтисенә багышлап шигырь укуы кичәгә тагын бер ямь өстәде. Тамашачыларга артистның иҗатын чагылдырган фотопрезентация һәм китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.
Әсхәт Хисмәтовның талантына гашыйк тамашачылар кичә дәвамында аны көчле алкышлар белән хөрмәтләделәр һәм аның янына култамгасын алып калырга ашыктылар. Очрашу җыр-моң белән үрелеп, бик җанлы рухта узды.