«Түгәрәк уен» альманахы бездә кунакта

2016 елның 7 апреле, пәнҗешәмбе

2016 нчы елның 5 нче апрелендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге (Казан, К.Маркс ур., 36 нчы йорт) хезмәткәрләре татар халык иҗатын яктыртучы мәгълүмати-популяр «Түгәрәк уен» альманахы редакциясе белән очрашу үткәрде. Очрашуга Казан федераль университетының Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтындагы Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте факультетында белем алучы студентлар чакырылды. 

 Бүлек хезмәткәрләре мондый чаралар аша мәктәп укучыларына һәм югары уку йортларында укучы студентларга милли тәрбия бирергә, аларда туган телгә, милли гореф-гадәтләргә карата мәхәббәт хисләре уятырга омтыла.

Бөек Тукаебыз әйткәнчә, татарлар – хезмәт сөючән, җырга-моңга оста, шаян күңелле, җор телле, иҗат итәргә сәләтле халык. Безнең нәкъ менә матур, көчле, сәнгатле, мәдәни, зыялы халык икәнебезне күрсәтүче «Түгәрәк уен» альманахы чыга башлауга 5 ел тулды.

Альманах төсле иллюстрацияләр, фотосурәтләр белән бизәлеп чыга, ул Татарстанда һәм республикабыздан читтә яшәүче татарлар, аларның тормыш-көнкүрешләре, эш-гамәлләре, иҗатлары хакында, татар милли гореф-гадәтләре, уен фольклоры, ял кичәләре турында яза. Басманың бизәлеше дә, эчтәлеге дә бик бай. Ул үзенең укучыларына татар халык авыз иҗатының тирән мәгънәгә ия булуын, аның тәрбияви ролен, милләттәшләребезнең тормыш тәҗрибәсен, уй-фикерләренең, хыял-омтылышларының чагылышын төшендерә, милли горурлык хисләре тәрбияли, рухи канәгатьләнү хисе уята, татар халкының гореф-гадәтләренә ихтирам тәрбияли, үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үзләштерергә ярдәм итә, туган як һәм аның кешеләрен данларга-хөрмәтләргә өйрәтә.

Очрашуга килгән шагыйрә, басманың баш мөхәррире Илсөяр Ихсанова һәм аның урынбасары Гөлсинә Хәмидуллина альманахның тарихы, даими чыгып килүче рубрикалары турында эчтәлекле мәгълүмат бирде.

Бүлек фонды басмаларыннан әзерләнгән «Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул» дип исемләнгән күргәзмә халык милли уен кораллары, чиккән сөлгеләр, кулъяулыклар, милли киемнәр белән бизәлгән иде.

Әлеге чарада җыр-биюләр, халык уеннары башкарылуы ямь өстенә ямь булды. Килгән кунаклар төрле уеннарда катнашып, бүләкләр дә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International