2016 нчы елның 13 нче апрелендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең «Дәрья» әдәби кунакханәсе халкыбызның яраткан шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан әдәби кичә үткәрде. Кичә Тукай иҗатына багышланган видео-презентация карау белән башланып китте. Татарстанның халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Разил Вәлиев кичәдә чыгыш ясап, Тукайның үзе өчен бетмәс-төкәнмәс илһам чыганагы булып торуы турында әйтте һәм аңа багышлап язылган шигырен укыды.
Бу көннең үзенчәлеге шунда, килгән кунакларга Тукай үзе исән вакытта нәшер ителгән китаплардан күргәзмә тәкъдим ителде. Бу уникаль басмалар белән китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге хезмәткәре Алсу Гәрәева таныштырды.
Иске патефон тәлинкәсеннән Камил Мотыйгый башкаруында Тукайның «Кичке азан» әсәрен яңгырату кичәнең тагын бер истә калырлык мизгеле булды.
Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Зиннур Мансуров әдипнең иҗатын тирәнтен өйрәнеп «Тукай белән әңгәмәләр» дигән китап нәшер итте. Ул, Тукай әсәрләренә нигезләп, татар халкының әхлакый кодексын төзегән. Язучы үзенең чыгышында әдипнең әсәрләре һаман да заманча, һәр буын өчен Тукайның иҗаты кадерле булуын ассызыклады.
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма театры артистлары «Сөй гомерне» дигән шигъри спектакльдән өзекләр күрсәттеләр. Тукайның китапханәдәге туган якны өйрәнү һәм татар әдәбияты бүлегендә сакланучы бай мирасы турында Гөларам Җомаголова чыгыш ясады. Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры артисты Илдус Әхмәтҗановның «Без китәбез, сез каласыз» спектакленнән тетрәндерелек итеп Тукай монологын укуы һәрвакыттагыча алкышларга күмелде.
И.Әүхәдиев исемендәге музыка көллияте шәкертләренең халык җырларын башкаруы кичәгә тагын бер ямь өстәде. Яшь шагыйрь, Татарстан китап нәшриятының балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты бүлеге җитәкчесе Рифат Сәлах Тукай турындагы шигырьләр укыды. Гомумән, кичәдә сүз бөек шагыйребезнең әдипләр тормышында тоткан урыны турында барды. Кичә Г.Тукайның «Туган тел» җырын күмәк башкару белән тәмамланды.