Габдулла Тукай музеенда үткәрелгән «Төп нөсхә» көнендә Милли китапханә

2016 елның 15 апреле, җомга

2016 нчы елның 15 нче апрелендә Габдулла Тукайның Казандагы әдәби музеенда «Ядкярләрдә – Тукай рухы» дип аталган «Төп нөсхә көне» узды.
Бу көнне бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның Татарстан Милли музее фондларында саклана торган фоторәсемнәре һәм шәхси әйберләре, Татарстан Милли архивы фондларындагы документ һәм кулъязмалары әлеге музейга килүчеләр игътибарына тәкъдим ителде. Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге шагыйрь үзе исән чакта басылып чыккан китаплардан күргәзмә оештырды.

Габдулла Тукай үзе исән чагында китапларының 46 тапкыр нәшер ителүе билгеле (22 китап исеме күздә тотыла). Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә шагыйрьнең 1907–1912 нче елларда нәшер ителгән 14 китабы саклана. Иң беренче китабы – бертуган Шәрәфләр матбагасында 1907 нче елда нәшер ителгән «Г.Тукай шигырьләре» җыентыгы, шулай ук «Тукай диваны» (1908), «Җан азыклары»» (1912), «Алтын әтәч» (1909) , «Яшен ташлары» (1911), «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» (1911) һәм башка китаплары әлеге күргәзмәгә куелды. Бу китаплар хакында бүлекнең фәнни  хезмәткәре Алсу Гәрәева чыгыш ясады. Зур экранда төп нәсхәләрнең слайд-рәсемнәре дә күрсәтелде.

Шагыйребезнең мирасын саклау, киң җәмәгатьчелеккә таныту, аны популярлаштыру – безнең китапханәгә дә йөкләнгән зур җаваплылык һәм олы мәртәбә.

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International