«Ел китабы – 2014» республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү

2016 елның 15 апреле, җомга

2016 нчы елның 15 нче апреле көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Ел китабы–2014» республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Әлеге күркәм бәйрәм кичәсендә конкурста җиңеп чыккан китапларның авторлары – әдипләр һәм галимнәр, жюри әгъзалары, нәшриятлар һәм вакытлы матбугат басмалары вәкилләре, республика китапханәләре җитәкчеләре, Татарстанның үзәкләштерелгән китапханәләр системалары директорлары катнашты.

2014 нче елда нәшер ителеп, 2015 ел дәвамында иң күп укылган китапларның авторларына (вафат булганнарының балаларына, туганнарына) дипломнар тапшырылды:

 

«Чәчмә әсәрләр» номинациясендә:

I урын: Роза Хәбибуллина – «Мулла килене»

II урын: Рәмзия Габделхакова – «Нишләттегез Гөлкәйне?!»;

III урын: Гомәр Бәширов – «Туган ягым – яшел бишек»;

Татарстан китап нәшриятыннан Кызыксындыру бүләкләре: Кадим Җәмит – «Килмешәк», Фәрит Яхин – «Умырзая».

 

 «Тезмә әсәрләр» номинациясендә:

I урын: Муса Җәлил – «Сайланма әсәрләр» (төзүчесе – Ленар Шәех);

II урын: Роберт Миңнуллин – «Мыек астыннан гына...»;  

III урын: Газинур Морат – «Кош хокукы»;

Татарстан китап нәшриятыннан Кызыксындыру бүләге: «Татар халык җырлары» (төзүчесе – Рәмзия Шакирова).

 

«Балалар әдәбияты» номинациясендә:

I урын: Айгөл Әхмәтгалиева – «Мин гашыйк булдым»;

II урын: Әлфис Гаязов – «Мин бәләкәй бит әле!»;

III урын: Мөҗәһит – «Баллы җәй»;

Татарстан китап нәшриятыннан Кызыксындыру бүләкләре: Ганс Христиан Андерсен – «Дюймовочка» (мөхәррире – Эльвира Кәлимуллина), «Куян кызы» (төзүчесе – Гөлнара Мансурова).

 

«Рус телендә чыккан матур әдәбият» номинациясендә:

I урын: Габдрахман Әпсәләмов – «Избранные произведения: в 5 т. Т.4»;

II урын: Факил Сафин – «Заблудившийся рассвет»;

III урын: Әхәт Мушинский – «Белые Волки»;

Татарстан китап нәшриятыннан Кызыксындыру бүләге: Александр Пушкин – «Сказки=Әкиятләр» (төзүчеләре – Гөлнара Мансурова, Талия Шакирова).

 

 «Татар телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият» номинациясендә:

I урын: Мөхәммәт Мәһдиев – «Сызып ак нур белән» (төзүчесе – Гәүһәр Хәсәнова);

II урын: «Туфан Миңнуллин – Истәлек-хатирәләр, әдәби сәхифәләр» (төзүчесе – Марсель Галиев);

III урын: Зиннур Мансуров – «Тукай белән әңгәмәләр»;

Татарстан китап нәшриятыннан Кызыксындыру бүләге: Марсель Әхмәтҗанов – «Татар шәҗәрәләре. Т.2».

 

«Рус телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият» номинациясендә:

I урын: Марсель Бакиров – «Древнетюркская поэзия»;

II урын: Марсель Галиев – «Поэзия духа=Рух»;  

III урын: Рамиль Сарчин – «Жизнь и судьба Фатиха Карима»;

Татарстан китап нәшриятыннан Кызыксындыру бүләкләре: Искәндәр Гыйләҗев, Ләйлә Гатауллина – «Российские солдаты-мусульмане в германском плену в годы Первой мировой войны (1914–1920)», Илдус Заһидуллин – «Татарское национальное движение в 1860–1905 гг.», Алсу Мөхәммәтшина – «Ислам в Среднем Поволжье».

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International