«Тукай – ядкярләрдә»

2016 елның 17 апреле, якшәмбе

19 нчы апрельдә көндезге cәгать унда Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә (Казан, Кремль ур., 33) татар халкының бөек шагыйре Г. Тукайга багышланган «Тукай – ядкярләрдә» исемле 2 томлы җыентыкны тәкъдир итү кичәсе була. Китапны төзүче авторлар: филология фәннәре докторы Рәмил Фәнәви улы Исламов, КФУның татарны өйрәнү һәм тюркология кафедрасы доценты Җәүдәт Сәлим улы Миңнуллин. Китапны тәкъдир итү шагыйрьнең 130 еллыгына багышлана. Җыентыкта Тукай замандашларының истәлекләре һәм башка материаллар урын алган. Аларның күпчелеге беренче тапкыр нәшер ителә.

 Кичәгә рәхим итегез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International