«Тукай – ядкярләрдә» китабын тәкъдир итү

2016 елның 20 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасының Милли китапханәсе Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан мәдәни чаралар үткәрүне дәвам итә. Татар халкының бөек шагыйренә багышланган, «Җыен» фонды нәшер иткән «Тукай – ядкярләрдә» исемле 2 томлы җыентыкны тәкъдир итү кичәсе 19 нчы апрель көнне китапханәнең Зур уку залында (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) булды. Кичәдә китапның төзүче-авторлары, «Җыен» фонды вәкилләре, татар халкының мәшһүр җырчысы Илһам ага Шакиров, Татарс­тан­ның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лау­ре­а­ты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры артисты Әзһәр Ша­ки­ров, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының муниципаль мәдәни оешмалар белән бәйләнешләр һәм халык иҗатына ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Лилия Марс кызы Әхмәтҗанова, фән, мәдәният һәм сәнгать әһелләре, шулай ук Тукай иҗатына битараф булмаган төрле буын тамашачысы катнашты.

Тәкъдир итү кичәсе мәдрәсә шәкерте башкаруында Габдулла Тукайның «Китап» шигырен сәнгатьле уку белән башланып китте.

Кичәне Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Разил Вәлиев алып барды һәм иң әүвәл, «Җыен» фонды рәисе буларак, аның киңкырлы эшчәнлеге белән таныштырды.

Китапның төзүче-авторлары – филология фәннәре докторы Рәмил Исламов, КФУның татарны өйрәнү һәм тюркология кафедрасы доценты Җәүдәт Миңнуллин – әлеге җыентыкта Тукай замандашларының истәлекләре һәм башка материаллар урын алганлыгы һәм аларның күпчелеге беренче тапкыр нәшер ителү хакында сөйләделәр.

Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Зиннур Мансуров, драматург, язучы Юныс Сафиуллин, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, «Мәдәни җомга» газетасының баш мөхәррире Вахит Имамов үз чыгышларында «Тукай – ядкярләрдә» җыентыгының зур кыйммәткә ия басма икәнлеген ассызыкладылар.

Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рәдиф Гаташ, Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхим, «Җыен» фонды башкарган эшләрне югары бәяләп, әлеге оешмага карата тирән ихтирамнарын белдерделәр һәм чыгышларын Тукайга багышланган шигырь юллары белән төгәлләделәр. Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе профессоры Шамил Монасыйповның скрипкада уйнавы һәм Рамил Миндиярның җырлавы кичәгә үзенчәлекле ямь өстәде.

Кичә Габдулла Тукай шигыренә җырлана торган «Туган тел»не бергәләп башкару белән тәмамланды.

«Тукай – ядкярләрдә» китабын тәкъдир итү кичәсеннән фоторепортаж

 

   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International