2016 нчы елның 26 нчы апрелендә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына (1886-1913) 130 ел тула.
Шушы уңай белән Татарстан республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге «Халык шагыйре Габдулла Тукай (1886-1913)» дип аталган китап күргәзмәсе оештырды.Әдипнең китапханә фондларында сакланган, төрле елларда нәшер ителгән басмалары әлеге күргәзмәдә урын алды. Шулай ук биредә Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат юлын тулы чагылдырган җыентыклар да куелды.
26 нчы апрельдә Туган тел көне бәйрәм ителә. Шул уңайдан Республикабызда төрле чаралар уздырыла. Милли китапханә дә бу бәйрәм кысаларыннан читтә калмый. Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге «Тел язмышы – милләт язмышы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырды.
Бу күргәзмәнең төп максаты: балаларда телгә карата зур кызыксыну уяту һәм хөрмәт тәрбияләү.