Литва татарлары кулъязмаларын өйрәнүче – Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә

2016 елның 22 апреле, җомга

2016 нчы елның 20 нче апрелендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә Вильнюс университеты доценты, гуманитар фәннәр докторы Галина Антоновна Мишкинене эшлекле сәфәрдә булды. Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеген аның белән күптәнге хезмәттәшлек һәм дуслык мөнәсәбәтләре бәйли.

Галимәнең китапханәгә килүенең максаты – күптән түгел бүлек хезмәткәрләре тапкан белорусча-полякча хамаилне – догалар китабының кулъязма күчермәсен өйрәнү. Әлеге хамаил хәзерге көндә Гродно өлкәсенең Свислоч районы үзәге булган, Белоруссиянең көньяк-көнбатышында урнашкан Свислоч шәһәрендә 1888 елда күчереп язылган. Кулъязма белән танышканнан соң, доктор Мишкенене аны күчереп язучының Адам Радецкий дигән кеше булуын ачыклады. Хамаил турында тагын да төгәлрәк мәгълүматларны галимә кулъязманы өйрәнеп бетергәч әйтәчәк.

Язма ядкәрне китапханәгә Казан шәһәрендә яшәүче Фирдәүс ханым Кушаева 2015 елның башында тапшырган иде. Кулъязманың белорус һәм поляк телләрендә булуы бүлек хезмәткәрләренә аны укуда кыенлыклар тудырды. Литвадан килгән белгеч бу мәсьәләне чишүдә зур ярдәм итте.

Галина Антоновна Мишкинене Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә 2014 елда Вильнюс шәһәрендә нәшер ителгән «Бөек Литва кнәзлегенең славян язмалары» дип аталган мәкаләләр җыентыгын, литва татарларының уникаль мирасы булган кулъязма традицияләрен һәм «Иван Луцкевич Китабы»н бәян итүче «Литва татарларының кулъязмалары – милли байлык» дип аталган видеодиск тапшырды. Милли китапханә доктор Мишкиненега әлеге басмаларны бүләк иткәне өчен олуг рәхмәтен белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International