2016 нчы елның 25 нче апрелендә Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан «Корстон» мәдәният-күңел ачу үзәгендә (Казан шәһәре, Н. Ершов урамы, 1 А йорт) «Габдулла Тукай һәм төрки дөнья» дип аталган халыкара конференция булып узды. Әлеге чараны оештыручылар: Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе; Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы; Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы; Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты.
Бу конференция эшендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре дә читтә калмадылар, пленар һәм секция утырышларында актив катнаштылар. Россия, Татарстан һәм башка бик күп чит илләрдән килгән рәсми затларның һәм галимнәрнең Габдулла Тукай иҗатына багышланган кызыклы чыгышлары тыңланды.
Фойеда Татарстан Милли музее һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты оештырган «Шагыйрь җаны» дип исемләнгән зур күргәзмә эшләде.