2016 нчы елның 26 нчы апрелендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегенә Казакъстан галимнәре делегациясе килде.
Делегация составына Казакъстан фән даирәсенең күренекле вәкилләре кергән иде. Алар – филология фәннәре докторы, Халыкара Төрки академиянең баш гыйльми сәркятибе Шәрип Амантай (Астана шәһәре); филология фәннәре докторы, профессор, Әл-Фараби исемендәге Казакъ милли университетының Абай институты директоры Жангар Дадебаев (Алматы шәһәре); филология фәннәре докторы, профессор, Л.Н. Гумилев исемендәге Евразия милли университеты проректоры Дихан Камзабекулы (Астана шәһәре); филология фәннәре кандидаты, М.О. Ауэзов исемендәге Әдәбият һәм сәнгать институты директорының фән эшләре буенча урынбасары Акҗегет Алибекулы (Алматы шәһәре). Акҗегет Алибекулының Казан шәһәрендә һәм Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә беренче тапкыр гына булуы түгел. Кунаклар бүлекнең фондлары һәм эшчәнлеге белән таныштылар. Галимнәрне бигрәк тә Казакъстан һәм казакъ халкы тарихына караган язма һәм басма чыганаклар кызыксындырды.