Җиңүгә 71 ел

2016 елның 5 мае, пәнҗешәмбе

2016 нчы елның 9 нчы май көнендә Бөек Җиңүнең (1941-1945)  71 еллыгын бәйрәм итәбез. Нәкъ 71 ел элек халкыбыз илне фашист илбасарларынан азат итте. Бу җиңү җиңел бирелмәде. Миллионлаган кешеләрнең гомере өзелде. Бик күпләренең исемнәре дә билгесез. Алар мәңгелек! Беркем дә, беркайчан безнең хәтеребездән җуелмас!

Шушы уңай белән Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге «Татарстан – Бөек Ватан сугышы елларында (1941-1945)» дип аталган зур китап күргәзмәсен оештырды. Бу күргәзмәдә татар халкының  кыю кызлары, улларының сугышта һәм тылда  күрсәткән батырлыкларын чагылдырган  китаплар урын алды.

Әлеге күргәзмәнең максаты: яшь буын вәкилләрендә – Бөек Ватан сугышы ветераннарының хәтирәләрен чагылдырган чыгакнаклар үрнәгендә патриотизм тойгысы, гражданлык хисләре тәрбияләү.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International