«Хәтерлибез. Данлыйбыз. Горурланабыз»

2016 елның 5 мае, пәнҗешәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 71 ел тулу уңаеннан Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлегендә (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) «Хәтерлибез. Данлыйбыз. Горурланабыз» дип аталган китап күргәзмәсе эшли башлады.

Әлеге экспозиция китапханәгә килүчеләрне Икенче Бөтендөнья сугышына багышланган күп санлы документаль басмалар белән таныштыра. Күргәзмәдә сугышны үз күзләре белән күргән, үз йөрәге аша кичергән күренекле шәхесләрнең истәлекләре, төрле илләрдә кулланылган сугыш коралларын чагылдырган, хәрби техника белән кызыксынучылар һәм белгечләр өчен  иллюстрацияле энциклопедияләр урын алган. «Җиңү» ордены кавалерлары» сериясендә басылып чыккан китаплар Советлар Союзының хәрби җитәкчеләренә, аларның тормыш юлына һәм сугышта күрсәткән батырлык үрнәкләренә багышлана. Тумышы белән Татарстаннан булган фронтовик-язучыларның үз язмалары һәм сугыш каһарманнары турында башка әдипләрнең китаплары аерым урын били. Якташларыбызның Бөек Җиңүгә керткән өлеше мәкаләләрдә һәм башка материалларда ачык чагыла. Документаль материаллардан тыш, совет халкының Ватан сугышында күрсәткән батырлыгы турында язылган матур әдәбият китаплары да күргәзмәдә шактый.

Күргәзмә төрле яшьтәге киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International