2016 нчы елның 15 нче мартында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) вокаль музыка кичәсе булып узды. Н.Г Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең вокал бүлеге чыгарылыш студентлары җыр сөючеләр каршында имтихан тоттылар.
Кичәдә рус, татар һәм чит ил классик музыкасы әсәрләре яңгырады. Ришат Әхмәдуллин, Айзат Шәйхетдинов, Кристина Папанина башкаруындагы вокаль өзекләр тарихи залда аеруча матур яңгырады. Фортепиано партиясен Люция Кәлимулина, Мария Сабелькина, Екатерина Касьяновалар алып барды. Татарстанның халык артисты, опера җырчысы Мөнир Якупов остаз буларак шәкертләренә югары җыр сәнгате юлына үзенең фатихасын бирде. Кичәгә килгән кунаклар җырчыларны көчле алкышларга күмде.