«Мәктәп һәм балалар китапханәләренә ярдәмгә Web-ресурслар» дип исемләнгән Мәгълүмат көне

2016 елның 20 мае, җомга

18 нче майда ТР Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлегендә ресурслар белән тәэмин итүче методистлар өчен, «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесенең мәктәп китапханәләре район методик берләшмәсе җитәкчеләренә Мәгълүмат көне уздырылды.

Алар өчен һөнәри әдәбият күргәзмәсе куелды, электрон каталогтан эзләү, ТР Милли китапханәсе сайты, «ТР Милли электрон китапханәсе» порталы мәгълүмат ресурсларыннан файдалану буенча киңәшләр бирелде. Белгечләрдә «Мәктәп һәм балалар китапханәләренә ярдәмгә мультимедиа һәм Web-ресурслар»  презентациясе, Интернеттагы аеруча кызыклы ресурсларга күзәтү зур кызыксыну уятты.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International