Тукай – китапханә бәйрәменең түрендә

2016 елның 30 мае, дүшәмбе

27 нче май – Гомумроссия китапханәләр көне. Татарстан Республикасы Милли китапханәсе, әлеге бәйрәмгә туры китереп, Россиядә кино елы, Габдулла Тукайның тууына 130 ел һәм Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан «Китапханә паркта» дигән мәдәни чара уздырды. Аның кысаларында Милли китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге «Тукай безнең күңелләрдә» дигән исем астында «түгәрәк өстәл» сөйләшүе үткәрде. Очрашу-әңгәмәдә Татарстанның халык шагыйре, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев, галимнәр Рәмил Исламов, Җәүдәт Миңнуллин, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенең быелгы лауреаты, рәссам-каллиграф һәм текстолог-галим Нәҗип Нәкъкаш, яшь шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин, язучы-журналист Гөлсинә Галимуллина, китапханәчеләр, матбугат вәкилләре һ.б. катнашты.

Сүз Г.Тукайның тормышы һәм иҗат эшчәнлегенә бәйле яңа табылган фактлар, материаллар турында барды. «Җыен» фондының «Шәхесләребез» сериясендә күптән түгел генә чыгарылган 2 томлык «Тукай – ядкярләрдә» хезмәте (төзүчеләре – филология фәннәре докторы Р.Ф.Исламов, тарих фәннәре кандидаты Җ.С.Миңнуллин), шулай ук Татарстан китап нәшриятында басылган «Тукайны өйрәнүдә яңа чыганаклар: фәнни мәкаләләр» (авторы – Р.Ф.Исламов) китабы укучылар игътибарына тәкъдим ителде.

Мондый очрашулар, фикер алышулар җәмәгатьчелекнең игътибарын китап укуга юнәлтү, китапның иҗтимагый-мәдәни тормыштагы әһәмиятен арттыру, халыкны китапханәләргә җәлеп итү максаты белән уздырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International