Наширлек эшчәнлеге – китапханәләр эшендәге мөһим юнәлешләрнең берсе. Әлеге җәһәттән Татарстан Республикасы Милли китапханәсе алдынгылар сафында. 1996 елда ук аның «Милли китап» дип аталган үз нәшрияты оештырылды. Аңа кадәр дә китапханә методик ярдәмлекләр, библиографик күрсәткечләр, каталоглар бастырып чыгару белән актив шөгыльләнеп килгән.
«Милли китап» нәшриятында дөнья күргән күпсанлы басмалар илдәге иң эре китапханәләргә, республикадагы шәһәр, район, авыл китапханәләренә, шул исәптән читтәге татар китапханәләренә дә җибәреп барыла. Кайбер китап-брошюралар исә, басылып чыгуга популярлык казанып, тиз арада таралып та бетә.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең төп бинасындагы Зур уку залында (Казан, Кремль урамы, 33 нче йорт) «Милли китап» нәшриятының яңа басмалары» исемле китап күргәзмәсе оештырылды.
Күргәзмәдә китапханә эшчәнлегенең төрле юнәлешләренә багышлап нәшер ителгән китаплар, брошюралар, фәнни хезмәтләр, библиографик күрсәткечләр, методик-библиографик басмалар, социологик тикшеренүләр нәтиҗәләре, эш тәҗрибәләре җыентыклары, китап-альбомнар, каталоглар, китап исемлекләре, «Китапханә хәбәрләре» журналының яңа саннары урнаштырылды.
Бу күргәзмә киң катлам китап укучыларга, китапханәчеләргә, фәнни хезмәткәрләргә «Милли китап» нәшрияты эшчәнлеген тирәнтен күзалларга ярдәм итәр.



